Бүген, шәүвәл аеның 15-нче көнендә (27нче майда), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә “Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәрләрен нигезләүче һәм аның җитәкчесе Солтан Сафин, әлеге ресторанның партнерлары Айнур Камалиев, Руслан Гыйльметдинов белән күреште. Очрашу барышында Татарстан мөселманнары башлыгы хәләл туклану өлкәсендә әйдәп баручылардан саналган компаниянең барлыкка килү тарихы, үсешенә багышланган презентацияне карады, 2021 елның төп юнәлешләре белән танышып узды. Татар милли ашларын, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен саклауны максат итеп куючы ресторан Татарстан мөфтиятенең проектларын хуплап, күпьяклы ярдәмнәрен тәкъдим итте. Яшь эшмәкәр һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең II курсында көндезге бүлегендә белем алучы Солтан Сафин кайбер планнары белән уртаклашты, аерым алганда, хәләл азык-төлек һәм киемнәр кибете, хәләл товарлар маркетплейсы, хәләл фитнес-үзәк, хәләл кино һәм мультфильмнар өстендә эшләү ниятләнә. Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин нәшриятның басмаларын халыкка җиткерү, мөселман телевидениесен үстерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде – әлеге һәм башка юнәлешләр буенча, шул исәптән, шәкертләргә ярдәм итү, волонтерлар һәм мөселман яшьләре белән уртак проектлар өстендә эшләү ниятләнә. Танышу бүләге итеп Камил хәзрәт “Хозур” нәшриятының басмаларын бүләк итте, ә кунаклар хәләл татлы күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мөфти “Түбәтәй” рестораны җитәкчесе Солтан Сафин белән очрашты
27 май 2021 ел 16:10

Соңгы яңалыклар

Астанада тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
17 сентябрь 2025 ел 11:31

Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55

Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасы җыялар һәм мохтаҗларга тараталар
15 сентябрь 2025 ел 14:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы