Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән очрашты. Җитәкчеләр Татарстандагы борынгы мәчетләрне төзекләндерү мәсьәләсен карады һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты. Республика мөселманнары башлыгы ведомство рәисенә дини мирас архитектура объектларын төзекләндерүне гамәлгә ашыруда мөфтиятнең оештыру ягыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте.
Мөфтияттә мәчетләрне төзекләндерү турында фикер алыштылар
26 ноябрь 2018 ел 15:32
Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәменә корбанлыкка гаризалар кабул итә
21 май 2025 ел 11:52

Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате
21 май 2025 ел 08:25

Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә
20 май 2025 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы