Кукмара мәдрәсәсендә узган рухи-сәламәтләндерү курсларына йомгак ясалды

17 июль 2025 ел 09:22
Кукмара мәдрәсәсендә узган рухи-сәламәтләндерү курсларына йомгак ясалды

Июль аеның беренче ике атнасында Кукмара мәдрәсәсендә 9-15 яшьлек балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды. Ул Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында үткәрелде. Курсларның төп максаты – балаларның җәйге ялын файдалы итеп уздырудан тыш, аларны ислам нигезләре белән таныштырудан, рухи-әхлакый тәрбия бирүдән гыйбарәт иде. Әлеге чарага Кукмара районында яшәүче балалар гына түгел, җәйге каникулга кайткан Казан, Чаллы, Мәскәү укучылары да җыелды.

Балалар ислам динен белү дәрәҗәсенә карап берничә төркемгә бүленде һәм махсус программа буенча белемнәр үзләштерде. Рухи-сәламәтләндерү курслары дәвамында алар саф һавада шөгыльләнде, уеннарда катнашты һәм әхлак дәресләре алды. Мөгаллимнәр, тәрбиячеләр балаларны ислам тарихындагы күренекле шәхесләр белән таныштырды, татар халкының бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, шулай ук туган илне һәм туган нигезне ярату хисләрен тәрбияләде. Программа барышында балалар спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашты һәм хәләл, тәмле ризыклардан авыз итте. Алар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнде, хәтта гарәп әлифбасын үзләштерде.

Курсларның соңгы көнендә оештыручылар балалар өчен Сабантуй уеннарын кертеп бәйрәм оештырды. Укучылар Коръән аятьләре укыды, дога кылды, дини шигырьләр сөйләде, ярышларда һәм уеннарда көч сынашты, бүләкләр алды. Әти-әниләр әлеге чараны үткәрүдә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Мәдрәсәдә узган курсның төп үзенчәлеге – татар телле мохит тудырудан, барлык чараларны туган телебездә үткәрүдән гыйбарәт булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы