27нче июль (якшәмбе) көнне Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында әлеге төбәкнең күренекле шәхесе һәм имамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Вәлиулла Хәсәновка (1883 – ?) багышланган икенче фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы уңаеннан оештырыла.
Вәлиулла Хәсәновка багышланган беренче укулар узган елны аның туган көнендә – 13нче июльдә узган иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Вәлиулла Хәсәнов Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм әлегә кадәр аның вафат булган төгәл көне һәм күмелгән урыны билгеле түгел.
Конференцияне район хакимияте ярдәме белән Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казыяте, Чүпрәле мөхтәсибәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Сафиулловлар гаиләсе, Вәлиулла Хәсәновның туганнары оештыра.
Әлеге конференция кысаларында Яңа Ишле авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара да узачак. Мәчет 1995нче елны ачылган һәм ул шул вакыттан халыкка рухи-тәрбия бирү эшен алып бара.
Конференция һәм мәчет юбилее Яңа Ишле авылы мәчете янында ачык һавада үтәчәк. Башлану вакыты – иртәнге сәг. 9.00-дә.
Фәнни-гамәли җыенга татар зыялылары, казыйлар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең килүе көтелә.
Конференция кунаклары Чүпрәле районы Яңа Ишле авылы зиратына дәфен кылынган күренекле шәхесләрне зиярәт кылачак, Вәлиулла чишмәсе суыннан авыз итәчәк һәм корбан ашы мәҗлесендә катнашачак.
Быелгы конференциянең төп темасы – “Милләтебездә кием әдәбе”. Чара барышында әби-бабаларыбызның көндәлек (гадәти) киемнәре турында чыгышлар яңгыраячак, шулай ук милли бизәк-үрнәкләрне торгызу, саклау, татар түбәтәе, кәләпүш, читек һ.б. буенча фикер алышу көтелә. Фәнни җыенда татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре – Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Ленар Гобәйдуллин, Миңгол Галиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шулай ук танылган дин әһелләре, Татарстанның төбәк казыйлары, чит төбәкләрдән кунаклар килеп катнашачак.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, көн дәвамында чалма чалу һәм яулык бәйләү буенча остаханәләр эшләячәк.
2025нче елның 13нче июлендә күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла Хәсәновның тууына 142 ел тулды.