Бүген Казанда “Олы һәм кече Хаҗ кылу мәсьәләре һәм перспективалары” дип исемләнгән түгәрәк өстәл булып узды. Анда хаҗны оештыру, Россия һәм Татарстанда Хаҗ индустриясен үстерү, Хаҗ кылучыларның Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләрендә очраган проблемалары һәм аларны чишү юллары турында сүз барды. Очрашу “ДУМ РТ Хадж” Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы, Россия ислам институты һәм “Рәшидә” казан үзәге тәкъдиме белән хаҗ кылучы төркем җитәкчеләре курслары тәмамлану сәбәпле оештырылды. Чарада Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “ДУМ РТ Хадж” җитәкчесе Ранис хәзрәт Ваһитов, Казан ислам университетының уку-укыту эшләре проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Россия ислам институты мөгаллимнәре, мөхтәсибләр, “ДУМ РТ Хадж” хаҗ кылучы төркем җитәкчеләре катнашты.
Түгәрәк өстәл имамнарга хаҗилар төркемнәре җитәкчеләренең квалификациясен үстерү турындагы сертификат тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Өч көн дәвам иткән “Олы һәм кече Хаҗ кылучы төркемнәр җитәкчеләренең һөнәри осталыклары” дип исемләнгән курслар “Рәшидә” Коръәнне өйрәнү үзәгендә үтте. Курсларда Согуд Гарәбстанының хаҗга кагылышлы закон үзенчәлекләрен, хаҗ кылучылар белән эшләү ысулларын, төркемнәрне оештыру мәсьәләләре буенча белем алдылар. Бүген шушы курсларны тәмамлаган 32 Татарстан имамы сертификатка ия булдылар.