Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Иброхим хәзрәт Иномов булды. Мәртәбәле кунакны ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Валиулин каршы алды. Очрашу барышында ул делегатны Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук, дин әһелләре дини оешмаларның хәзерге заман шартларында проблемалары һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр. Әңгәмә ахырында Ибраһим хәзрәт кунакчыл мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан мөфтиятенә һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга уңышлар теләде.
Үзенең эшлекле сәфәре кысаларында Үзбәкстан дин вәкиле Болгар ислам академиясендә дә булды. Анда ул уку-укыту методикасы һәм студентларның яшәү шартлары белән танышты.