"Гаилә" мәчете Казан хосписына ярдәм итү максатыннан «Сабыйга» акциясен башлап җибәрде. Чара 1 марттан 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Халыктан тупланган барлык кирәк-яраклар Казан балалар хосписына тапшырылачак. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, хоспис көн саен сарыф ителә торган шәхси гигиена предметлары, биләүләргә, подгузникларга, юеш салфеткаларга, көндәлек кирәк-яракларга мохтаҗ. Халыктан ярдәм "Гаилә» мәчетендә Җ.Фәйзи урамы, 2нче йорт адресы буенча кабул ителә. Акчалата ярдәм күрсәтү дә мөмкин. Тапшырылган сәдакаларга шулай ук хоспис өчен кирәк-яраклар сатып алыначак.
«Сабыйга» акциясенә кушылырга теләүчеләр өчен телефон номерлары: +7 (843) 223-06-62; 89872639889
279 КБ