Мөфтияттә видеокүпер узды

28 февраль 2018 ел 21:37
Мөфтияттә видеокүпер узды

2018-нче елның 28-нче февралендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында "Традицион халык җитештерү, Россиядә һөнәрчелек һәм һөнәр. Этнобрендлар: аларны саклап калу һәм үстерү перспективалары" исемле түгәрәк өстәл  утырышының видеокүпере узды. Әлеге чараны РФ Президенты каршындагы дәүләт милли сәясәте Советының мәгълүмати ярдәм күрсәтү мәсьәләләре һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча комиссия оештырды. Нәзарәт тарафыннан онлайн-очрашуны оештыручылар белән элемтәгә ТР мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Валиулин һәм дәгьвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров керде. Шулай ук, интернет-тоташтыру режимындагы түгәрәк өстәлдә Мәскәү, Саратов һәм Златоуст шәһәрләренең профилле ведомстволар вәкилләре катнашты.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үз чыгышында традицион халык һөнәрчелекне милли сәнгатьтә рухи һәйкәлләр буларак саклап калу һәм үзләштерү зарурлыгын, дини күзлектән хуплады. "Барлык пәйгамбәрләр нинди дә булса һөнәргә ия булган һәм үз хезмәтләре белән дөнья күргән ", - дип ассызыклады ул.

Татарстан Мөфтиятенең милли гореф-гадәтләрне саклау буенча эшчәнлеге турында Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде. Хәзрәт видеокүпердә катнашучыларны Казаның Апанай мәчете проекты белән  таныштырды. Әлеге проект кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен күн мозаикасы буенча бушлай дәресләр үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы