Казанда Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары ачылды

24 февраль 2018 ел 14:23
Казанда Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары ачылды

24 февральдә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда джиу-джитсу буенча татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган Россиякүләм ярышлар узды.

Ярышларда Мәскәү һәм Идел буе төбәкләре хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары ярышты. Ярышлар ир-атлар арасында җиде, хатын-кызлар арасында биш үлчәү категориясендә барды.

Әлеге чараны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, Татарстан Республиканың Джиу-джитсу федерациясе, РФ мөселман яшьләре берлеге, "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "ТР Вакф" фонды, "Мәрҗани" мәчете оештырды. Турнир беренче тапкыр РФ спорт министрлыгының Бердәм бөтенроссия спорт чаралары календарь планына 8348 номеры белән кертелде һәм Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырылды.

Ярышларның приз фондын шәхси-команда Кубогы һәм медальләр, шулай ук Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, РФ мөселман яшьләре Берлеге, "Мәрҗани" мәчетенең истәлекле бүләкләре тәшкил итте. Моннан тыш, ир-атлар арасында Татарстанның рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗга юллама да уйнатылды. Юлламаны казанлы Фәрит Кадыйров отты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы