Согуд Гарәбстанының дин эшләре министры Казанга килү теләге белән уртаклашты

08 февраль 2018 ел 14:51
Согуд Гарәбстанының дин эшләре министры Казанга килү теләге белән уртаклашты

Шушы минутларда Согуд Гарәбстанының дини эшләр министры, шәйх Салих бин Абдульгазиз Али Шәйхның  Король Салман ибн Абдул-Газиз Әл Саудның кунаклары белән очрашуы тәмамланды. Күрешүдә Татарстан Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе вәкилләре дә катнашты. Шәйх кунакларны Король исеменнән кабул итте һәм сәламләде. Үзенең чыгышында ул Согуд Гарәбстаны Корольлегендә терроризм һәм экстремизм белән көрәшү чаралары, шушы һәм дини дәгъват эшчәнлекләрендә интернет челтәрен актив куллану турында,  Исламның ике изге урынын саклау һәм хаҗиларга хаҗ һәм гомрә кылганда уңайлыклар  булдыру хакында сөйләде. Шулай ук: «Безнең мәзхәбебез бар. Һәм ул – хәнбәли мәзхәбе”, - дип тә өстәде. Чыгышын “Аллаһ безнең бердәм булганны ярата һәм бүленгәнебезне яратмый” дигән сүзләр белән төгәлләде.

Соңыннан сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды. Ул барлык кунаклар һәм Татарстан мөсеманнары исеменнән Шейхка олы рәхмәтләрен җиткерде. Җавап итеп министр Казан һәм Грозный шәһәрләрен күреп китү теләген белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы