Шушы минутларда Согуд Гарәбстанының дини эшләр министры, шәйх Салих бин Абдульгазиз Али Шәйхның Король Салман ибн Абдул-Газиз Әл Саудның кунаклары белән очрашуы тәмамланды. Күрешүдә Татарстан Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе вәкилләре дә катнашты. Шәйх кунакларны Король исеменнән кабул итте һәм сәламләде. Үзенең чыгышында ул Согуд Гарәбстаны Корольлегендә терроризм һәм экстремизм белән көрәшү чаралары, шушы һәм дини дәгъват эшчәнлекләрендә интернет челтәрен актив куллану турында, Исламның ике изге урынын саклау һәм хаҗиларга хаҗ һәм гомрә кылганда уңайлыклар булдыру хакында сөйләде. Шулай ук: «Безнең мәзхәбебез бар. Һәм ул – хәнбәли мәзхәбе”, - дип тә өстәде. Чыгышын “Аллаһ безнең бердәм булганны ярата һәм бүленгәнебезне яратмый” дигән сүзләр белән төгәлләде.
Соңыннан сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды. Ул барлык кунаклар һәм Татарстан мөсеманнары исеменнән Шейхка олы рәхмәтләрен җиткерде. Җавап итеп министр Казан һәм Грозный шәһәрләрен күреп китү теләген белдерде.