Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы Россия ислам институтының филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре дркторы Шәйхуллин Тимур Әгъзам улы вафат булуы сәбәпле аның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Аллаһ Раббыбыз мәрхүмне Үз рәхмәтеннән ташламасын, гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итеп, аны Җәннәт нигъмәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.
إنا لله وإنا إليه راجعون
“Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!”




