“Зәкят” хәйрия фонды чукрак һәм начар ишетүче студентларга юлга түләү карталары бүләк итте

29 гыйнвар 2018 ел 10:18
“Зәкят” хәйрия фонды чукрак һәм начар ишетүче студентларга юлга түләү карталары бүләк итте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәре Мәскәү районы 34 нче татар-рус гомумбелем бирү мәктәбенең чукраклар һәм начар ишетүчеләр мәктәбендә укучылар өчен юл йөрү карталары бүләк итте. Тугыз бала урта гомуми белем ала һәм бер үк вакытта кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжында һәм төзелеш колледжында һөнәри белем үзләштерә. Шунысы игътибарга лаек, укучыларның икесе World Skills халыкара конкурсында җиңүчеләр булып торалар. Аларның бирегә Казанга Идел буеның төрле төбәкләреннән, хәтта Мәскәү өлкәсеннән килүләре һәм шәһәр җәмәгать транспортында мәктәпкә бару һәм кире кайтулары зур чыгымнарның берсе булуы ачыкланды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан түләнгән транспорт карталарын матди ярдәм хисабыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар алды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды җәмгыятьнең иң мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтә: күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә; ятимнәргә һәм тол калучыларга – карт кешеләргә. Фонд шулай ук авыру балаларга һәм олыларга дәвалануны түләү буенча акчалар җыю белән шөгыльләнә. “Зәкят” хәйрия фондында кием тапшыру һәм алу пункты эшли, үзеңә кирәк әйберләрне сайлап алырга мөмкин.

Адрес: Казан шәһәре, Лобачевский ур., 6/27.
Телефон: (843) 225-33-22.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы