2025нче елның 29нчы ноябрендә Казанның борынгы мәчете – Мәрҗани мәчетендә Оман дәүләтенең бай рухи һәм мәдәни мирасына багышланган, “Гомумкешелек кыйммәтләре хакына: Оманда үзара аңлашу, татулык һәм тынычлык традицияләре” дип исемләнгән халыкара күргәзмәнең тантаналы ачылышы узачак. Әлеге чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Оман дәүләтенең дин эшләре һәм вакыфлар министрлыгы оештыра.
Моңа кадәр күргәзмә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 2025нче елның 26нчы ноябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде.
Күргәзмә Казанның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булачак һәм әлеге гаҗәеп илнең тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмәне карарга килүчеләр Оман дәүләте үсешенең тарихи этаплары, аның дөнья мәдәниятенә керткән өлеше, дини тормыш үзенчәлекләре һәм архитектура традицияләре хакында белә алачак. Аерым игътибар әлеге илнең динара элемтәләрне үстерүгә һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлтелгән башлангычларына биреләчәк.
Күргәзмә ачылышы тантанасы 29нчы ноябрь көнне Мәскәү вакыты белән сәг. 11.00дә Мәрҗани мәчетендә (Казан шәһәре, Каюм Насыйри ур., 17нче йорт) узачак. Әлеге тантаналы вакыйгада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мөфти Рушан Аббясов, Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры д-р Мөхәммәд бин Сәид Әл-Мамари катнашачак. Шулай ук хакимият вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәдәният хезмәткәрләренең катнашуы көтелә.
Күргәзмәне “Мәрҗани” мәчетендә 2025нче елның 29-30нчы ноябрендә карарга мөмкин.
Массакүләм мәгълүмат чараларының ачылыш тантанасына теркәлүләре мәҗбүри! Теркәлү узу өчен түбәндәге мәгълүматларны бирергә кирәк: массакүләм мәгълүмат чарасының исеме, журналистның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, паспорт мәгълүматлары һәм җиһазлар исемлеге. Заявкалар 28нче ноябрьгә (сәг. 18.00-гә) кадәр кабул ителә.
Теркәлү узу өчен: +79050267138 (Нияз Сабирҗанов).




