Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете “Мөселманнар” газетасының яңа санын нәшер итте. Газета 5 мең данәдә дөнья күрде һәм ул башкалабыз мәчетләрендә таратылачак, теләүчеләр аны яздырып та ала.
“Мөселманнар” газетасын оештыручы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу санда басма матбугат аша “исраф” төшенчәсенә аңлатма бирә. Газетада 2 февральдән башланачак татар теле курслары турында мәгълүмат һәм курслар уза торган мәчетләрнең телефоннары бирелә. Исегезгә төшерәбез, Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә өч ай дәвамында татар теле дәресләре укытылачак. Күптән түгел Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Зәй шәһәрендә вәгазь кичәсендә катнашкан – укучылар бу очрашу хакында танышып, Таҗетдин Ялчыгол мирасын саклап йөрткән төбәккә сәфәр фотоларын күрә ала. Шулай ук “Гаилә” мәчете газета белән бергәлектә башлап җибәргән “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесе нигезләмәсе басылган. Бәйге 2018 елның апрель аена кадәр үткәреләчәк һәм йомгак 9 май – Җиңү көненә туры китереп ясалачак. Материалларны электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин: gailya.mechet@gmail.com. 2018 ел мөфтиятебез тарафыннан Мәрҗани елы дип игълан ителгән иде, бөек шәхесебезне искә алу хакында да язма бар. “Мөселманнар” газетасы шулай ук бүләккә хаҗга юллама бирү конкурсы үткәрә, бу санда чираттагы тур сораулары басылган. Газетада “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең дә сораулары дөнья күргән һәм Казан шәһәре өчен февраль аена намаз вакытлары басылган.
Мөселман дини оешмасы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Гаилә” мәчете нәшер иткән басма үзенең бай эчтәлеге белән аерылып тора.Мәчет бик күп проектлар, чаралар, конкурс-бәйгеләр, очрашулар үткәрә һәм ул матбугат аша вакытында җиткерелеп барыла.