Бүген Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды. Хәзрәтләр "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмәне эшләү буенча фикер алышты. Татарстанның төбәк казыйлары никах мәсьәләләре буенча үз тәҗрибәләреннән чыгып сорауларын юлладылар. Очрашуда барлык төбәк казыйлары, Татарстанның баш казые киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты, ул шәригать китапларында хәнәфи мәзһәбе буенча аерылышуга (талак әйтүгә) кагылышлы сорауларга җаваплар ирештерде. Дин белгечләре утырышта Нигезләмәгә әйтелгән талакның кайсы очракларда дөрес яки дөрес булмавын өйрәнеп, шулай ук ЗАГСта теркәлү һәм аерылу буенча шәригать күзлегеннән бәя биреп, казыйлар Нигезләмәгә үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Казыят әгъзалары имамнарга никах һәм талак буенча таратылачак документларның хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнүен ассызыкладылар.
Казыйлар талак буенча нигезләмә эшлиләр
15 гыйнвар 2018 ел 13:45
Соңгы яңалыклар

“Ак Барс Арена” стадионында “Рубин” (Казан) – “Динамо” (Махачкала) уенын карарга килүчеләр өчен намаз бүлмәләре әзерләнде
10 сентябрь 2025 ел 09:04

Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Газзәдәге 800 дән артык кешегә гуманитар ярдәм күрсәтте
09 сентябрь 2025 ел 09:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы