Бүген Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды. Хәзрәтләр "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмәне эшләү буенча фикер алышты. Татарстанның төбәк казыйлары никах мәсьәләләре буенча үз тәҗрибәләреннән чыгып сорауларын юлладылар. Очрашуда барлык төбәк казыйлары, Татарстанның баш казые киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты, ул шәригать китапларында хәнәфи мәзһәбе буенча аерылышуга (талак әйтүгә) кагылышлы сорауларга җаваплар ирештерде. Дин белгечләре утырышта Нигезләмәгә әйтелгән талакның кайсы очракларда дөрес яки дөрес булмавын өйрәнеп, шулай ук ЗАГСта теркәлү һәм аерылу буенча шәригать күзлегеннән бәя биреп, казыйлар Нигезләмәгә үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Казыят әгъзалары имамнарга никах һәм талак буенча таратылачак документларның хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнүен ассызыкладылар.
Казыйлар талак буенча нигезләмә эшлиләр
15 гыйнвар 2018 ел 13:45
Соңгы яңалыклар
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы тәмамланды
27 ноябрь 2025 ел 10:56
Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүдә динара татулыкны ныгыту буенча Татарстан һәм Нәзарәт тәҗрибәсе турында сөйләде
26 ноябрь 2025 ел 12:15
Казанда Оман дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасына багышланган күргәзмә узачак
26 ноябрь 2025 ел 11:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

