Иртәгә, ягъни 10 нчы гыйнвардан Казанның Апанай мәчетендә тәфсир дәресләре башланачак. Дәресләрне Көньяк Африка республикасы ислам университетын тәмамлаган (ЮАР) Фуат Ибраһимов алып барачак. Очрашулар атнаның һәр чәршәмбесендә кичке җидедә (19.00) башлана. Рәхим итегез!