Татарстан мөфтиенең урынбасарсы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан халкына һәм татар милләтенә мөрәҗәгать белән чыкты. “Ничек итеп туган татар телебезне өйрәнмәскә мөмкин ди? Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә җирдә яшәүче кешеләрне төрле халыклар, төрле милләтләр итеп, төрле тән төсендә бар кылуы турында әйтә. Төрле телләр яшәве – бер-беребездән өйрәнү, белем алу, аралашу өчен. Хәзер туган телебезне өйрәнергәме-юкмы дип утыру – башка сыймаслык хәл. Татар телен үстерү өчен гасырлар буена эш алып барылган”, – дип җиткерә Мансур хәзрәт . Ул барлык Татарстан халкын туган телне хөрмәт итәргә, яратырга чакыра. Телне өйрәнү, саклау – һәркемкемнең бурычы булу турында искәртә.
Видеоязма: