Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Страсбургтагы эшлекле сәфәре кысаларында Ауропа Советында Россиянең даими вәкиле Иван Солтановский белән очрашты. Камил хәзрәт илчегә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең планнары, яшьләр сәясәте, нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде, конфессияара багланышлар турында әйтте. Иван Дмитриевич мөфтиятнең һәм Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсен югары бәяләде, Ауропа илләренә яхшы үрнәк булуы турында әйтте.
Әйтергә кирәк, Камил хәзрәтнең Иван Солтановский белән беренче очрашуы гына түгел. 2016 елда Татарстан мөфтие шулай ук Ауропа Советы утырышына чакырылган иде һәм шунда илче белән очрашты. Быел утырыш (конфереция) “Мигрантлар һәм беженецлар: каршылыклар һәм мөмкинлекләр. Дини һәм дини булмаган төркемнәрнең роле нинди?” темасына багышланган иде. Татарстан мөфтие әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясады.