Татарстан мөфтие – Страсбургта Европа Советы утырышында

07 ноябрь 2017 ел 10:24
Татарстан мөфтие – Страсбургта Европа Советы утырышында

Шушы көннәрдә Страсбургта Ауропа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган конференция (очрашу) уза. Көн тәртибендә – миграцион сәясәт. “Мигрантлар һәм беженецлар: каршылыклар һәм мөмкинлекләр. Дини һәм дини булмаган төркемнәрнең роле нинди?” – әлеге тема буенча башка кунаклар рәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады.

- Миграцион кризис бигрәк тә Ауропа илләренә кагылып узды, икътисади һәм сәяси тотрыклылык булмаган регионнардан килгән күпсанлы качакларны җәмгыять  төрлечә кабул итте, – дип җиткерде конференциядә катнашучылар алдында ясаган чыгышында мөфти. – Миграцион кризис – кешелеклелеккә һәм демократик кыйммәтләр көченә сынау дип саныйм. Качаклар алдында ишекне ябып кую, аларны биек чәнечкеле коймалар белән читләү гадел түгел, чөнки алар сугыштан, ачлыктан, үтерешләрдән качканнар. Качаклар һәм мигрантлар килгән илләр Европаның элекке колонияләре булып тора.

Мөфти шулай ук дини оешмаларның миграция сәясәтен тормышка ашыруда һәм беженецларның иҗтимагый һәм мәдәни даирәгә кереп китүендә мөһим ролен ассызыклап үтте, дәүләт һәм дини институтлар әлеге мәсьәләләрдә бер-берсе белән багланышлар алып барырга кирәклеге турында әйтте. Аның фикеренчә, дини оешмалар аша агарту һәм мәгърифәт эшчәнлеген, шулай ук дини түземсезлек һәм фанатизмны булдырмау өчен дәгъват алып бару яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

Камил хәзрәтнең позициясен Ауропа Советының Парламент ассамблеясы рәисе Анна Брассёр һәм миграция һәм беженец мәсьәләләре буенча Генераль сәркатиб вәкиле Томаш Бочек та яклап чыкты.

Страсбургта Камил хәзрәт Сәмигуллин илчеләр белән рәсми очрашулар алып бара. 

2016 елда Татарстан мөфтие шулай ук Конференциягә чакырылган иде. Мондый чаралар ел саен үткәрелә һәм 2008 елдан башлап Ауропа Советы Министрлар комитеты җитәкчелегендә үткәреләләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы