Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмалар шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелышны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Утырышта Голәмалар шурасына фәтвалар чыгару өчен кертелгән төрле сораулар каралды.
Нигездә, голәмалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты җибәргән бәхәсле сорауларны, донорлык, никах килешүе, финанс мөнәсәбәтләре һ.б. сорауларны тикшерделәр.
Катнашучылар корткычлардан эшләнә торган Е120 (кармин) азык өстәмәсе турында фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук хатын-кызларны яклауга юнәлдерелгән никах килешүен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Хәл итү өчен умыртка баганасыннан кан алу, криптовалютаны (биткоин) файдалануны мәсьәләләрен тикшерделәр.