Кичә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Чистай мөхтәсибәте, Чистай шәһәре Епархиясе һәм Чистайның авыл-хуҗалыгы техникумы командалары арасында футбол буенча дуслык матчы булды.
- Бүгенге уен - ислам һәм православие дине вәкилләре арасында булган дустанә һәм толерант мөнәсәбәткә бер дәлил. Ислам - башка диннәргә хөрмәт белән караучы тынычлык дине. Без бер-беребез белән уңай мөнәсәбәт корып, аңлашып яшәргә тиеш", - дип билгеләде дуслык уенында катнашкан район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урын - Чистай мөхтәсибәте;
2нче урын - "Авыл=хуҗалыгы техникумы";
3нче урын - Чистай шәһәре Епархиясе.