24 сентябрьдә Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында наратлык урманында квест оештырды. Әлеге чарада 5 команда катнашты. Катнашучы команда яшьләре Буа шәһәре мәчетләреннән җыелган иде. Һәр команда ун конкурс биремнәрен үтеп, җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты.
Җиңүчеләр баллар нигезендә билгеләнде. Район администрациясе хуплавы белән оештырылган әлеге чарада катнашучы һәр команда Буа мөхтәсибәтеннән истәлек бүләкләре алды. Оештыручылар аралашу, бердәмләшү өчен мондый чараларны күбрәк оештырырга кирәк дигән теләктә калдылар.