"Интертат" электрон газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Бурычларыбызмы? Иминлек һәм бәхет!" дигән чираттагы материалы дөнья күрде. Бу юлы мөфти хәзрәтләре мөселманнарның бер-бере алдында һәм җәмгыять каршында булган бурычлары хакында яза. "Бу бурычларда ислам диненең асыл кыйммәтләре чагыла, чөнки аларны үтәп яшәгән җәмгыятьтә гаделлек һәм иминлек урнаша, ә мөселманнар өчен алар киләсе тормышта бәхеткә ирешү һәм Тәмугъ газапларыннан котылу чыганагы булып тора. Иманым камил, шушы бурычларда чагылган исламның матурлыгы һәм дөньяга тынычлык, иминлек китерүен күрү укучыларны битараф калдырмас", - дип яза Камил хәзрәт.
Мөселман кешесенә нинди бурыч-вазыйфалар йөкләнгән соң? - Укырга