Бүген Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан җыелган гошер сәдакасының бер өлеше картлар йортына тапшырылды. Мохтаҗлар өчен авыл халкы тарафыннан250 кг бәрәңге, 50 кг суган һәм кишер җыелган. Мәгълүм булганча, исламда зәкят түләү фарыз санала. Кулындагы малы, байлыгы нисаб күләменә җиткән һәр кеше зәкят бирергә тиеш. Зәкят кыйммәтле әйберләрдән, җынлы малдан, балдан,иген уңышыннан һәм бакчада үсә торган җимешләрдән дә бирелә. Соңгысы гошер дип йөртелә. Ул ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, мосафирларга, бурычлы кешеләргә, тоткыннарга, Аллаһ юлында хезмәт итүчеләргә бирелә.
Картлар йорты администрациясе тапшырылган гошер сәдакасы өчен һәм игътибар өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.