Республикакүләм "Экстремизмга – юк!" айлыгы барышында уздырылган бу очрашуда мәхәллә халкы, мунципаль район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, психологлар, укытучылар һ.б. катнашты.
Үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов, аның урынбасары Сәлимҗан Домнин, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Фәнил хәзрәт Ибраһимов, Булат хәзрәт Баһаветдинов мәчеткә җыелган халыкка, Коръәнгә һәм динебез тарихына нигезләнеп, исламның – йомшаклык, рәхимлелек, мәрхәмәтлелек дине булулын сөйләделәр. Динебезне пычрата торган ИГИЛнең (Россия Федерациясе территориясендә эшчәнлеге тыелган) мөселманнарга бернинди кагылышы юклыгын искәрттеләр. Төрле диндәгеләрнең һәм төрле милләт кешеләренең уртак дуслык йорты булган Түбән Кама мөселманнары – үз-үзләрен тотышлары, киенү рәвешләре, эш-гамәлләре һәм башкаларга мөнәсәбәтләре белән һәркемгә үрнәк булырга тиеш.
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат үзәге.