Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә "Исламда – киңкүңеллелек, эчкерсезлек" дигән темага “түгәрәк өстәл” оештырылды

13 сентябрь 2017 ел 13:34
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә "Исламда – киңкүңеллелек, эчкерсезлек" дигән темага “түгәрәк өстәл”  оештырылды

Республикакүләм "Экстремизмга – юк!"  айлыгы барышында уздырылган бу очрашуда  мәхәллә халкы, мунципаль район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, психологлар, укытучылар һ.б. катнашты. 

Үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов, аның урынбасары Сәлимҗан Домнин, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Фәнил хәзрәт Ибраһимов, Булат хәзрәт Баһаветдинов мәчеткә җыелган халыкка, Коръәнгә һәм динебез тарихына нигезләнеп, исламның  –  йомшаклык, рәхимлелек, мәрхәмәтлелек дине булулын сөйләделәр. Динебезне пычрата торган ИГИЛнең (Россия Федерациясе территориясендә эшчәнлеге тыелган) мөселманнарга бернинди кагылышы юклыгын искәрттеләр. Төрле диндәгеләрнең һәм төрле милләт кешеләренең уртак дуслык йорты булган Түбән Кама мөселманнары – үз-үзләрен тотышлары, киенү рәвешләре, эш-гамәлләре һәм башкаларга мөнәсәбәтләре белән һәркемгә үрнәк булырга тиеш.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат үзәге. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы