Мөфти Камил хәзрәт “Милләт җыены”ның пленар утырышында катнашты

28 август 2025 ел 11:57
Мөфти Камил хәзрәт “Милләт җыены”ның пленар утырышында катнашты

Бүген, 28нче август көнне, Казанда “Татарстан – рухи Ватаным” исеме астында “Милләт җыены” пленар утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Җыелышның шәрәфле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, шулай ук танылган дин әһелләре – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов һ.б. бар иде.

“Милләт җыены”на дөньяның 27 дәүләтеннән һәм Россиянең 68 төбәгеннән 965 делегат килде. Җыелыш Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында агымдагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы