Варшавага эшлекле сәфәре барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясенең Польша Республикасындагы Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Андреев белән очрашты. Сергей Вадимович зур кызыксыну белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән танышты һәм Татарстан мөфтиенә Польшада дини өлкәдәге хәлләр һәм, аерым алганда, исламның үсеше турында сөйләде. Шулай итеп, бүгенге көндә Польшада ике мәчет бар. Аларның берсендә - Warsaw Mosque дип исемләнгәнендә Камил хәзрәт шәхсән булды. Архитектура корылмасы 1993 елда мавритан стилендә манарасыз төзелгән. Мәчет каршында хәзер ислам мәдәнияте үзәге оешмалары эшләп килә. Warsaw Mosque мәчетенә йөрүчеләрнең шактые татарлар икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Россиянең Польшадагы илчесе Татарстан мөфтиенә: "Варшавада ике мәчет бар"
18 сентябрь 2017 ел 21:00

Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе белән очрашты
11 сентябрь 2025 ел 14:28

Казанда Коръән фәннәрен өйрәнүгә багышланган “Иманколый укулары” фәнни-гамәли конференциясе узды
10 сентябрь 2025 ел 15:39
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы