Антарктидада булган Коръән Мәккәдән әйләнеп кайтты

18 сентябрь 2017 ел 17:11
Антарктидада булган Коръән Мәккәдән әйләнеп кайтты

Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыяте су астында йөзү фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдиновка тапшырылган, аннары шул Китап белән Мәккәгә сәфәр итү өчен бирелгән Коръән Казанга әйләнеп кайтты. 20 сентябрьдә Кәламе шәриф "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена тантаналы рәвештә тапшырылачак. Хаҗ вакытында Коръән Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә - бар мөселманнар өчен дә кадерле булган Мәсҗид әл-Хәрәм һәм Мәсҗид әл-Нәбәвидә булды.

Изге урыннарга хаҗ кылу Коръән өчен сәфәрнең дәвамы булды. Нәкъ менә шушы китап 2014 елда су астында йөзү отряды әгъзалары белән бергә Антарктидада Россиянең "Беллинсгаузен" поляр станциясендә булды. Шул вакыттан Көньяк Полюста булган беренче һәм бердәнбер изге мөселман китабы статусы саклана.

"Коръән ул - иң күп укыла торган китап һәм аны уку туктарга тиеш түгел. Нәкъ менә шушы Коръәннең сәфәрдә йөрүе - ул Аллаһының рәхмәте, һәм әлеге Коръән үзенең йөрешен алга таба да дәвам итсен", - дип аңлатма бирде Рөстәм Гыйльметдинов.

Әлеге басманың тарихи уникальлеге тагын шунда ки, беренче басылган "Казан басмасы"ның репринт копиясе. Су астында йөзү отряды әгъзаларының планында - изге китапның сәфәрдә йөрү тарихын дәвам итеп, тагын да мөһимрәк экспедицияләргә алып йөрү.

20 сентябрьдә узачак чарада Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыяте су астында йөзү фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы