Бүген “Экстремизмга – юк!” республикакүләм айлыгы кысаларында Татарстанның барлык мәчетләрендә дә экстремизм турында вәгазь укылачак. Татарстан имам-хатыйблары үзләренең вәгазьләрендә ислам диненең асыл кыйммәтләре һәм кешелеккә куркыныч тудыра торган экстремистик төркемнәрнең ялган кыйммәтләре турында сөйләячәк. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга “Тынычлык” мәчетендә мөрәҗәгать итәчәк.
Вәгазьләрдә бер генә ислам дине чыганагы да террорчылык оешмалары эшчәнлеген якламавы турында әйтеләчәк.