Динебезнең үгет-нәсихәтләрен истә тоткан кеше киң күңелле һәм юмарт була. Ул һәрвакыт юмартлык белән эш итә. Чөнки ул үз малыннан Аллаһ юлына өлеш чыгарганда, аның ике дөньяда да зур файда китерәчәген белә. "Малларын Аллаһ юлында сарыф иткәннәрнең хәле, җиде башак үстереп, һәр башакта йөз бөртек орлык биргән бер данә орлыкның хәле кебектер. Ихтыяр иткән кешесенә Аллаһ кат-кат нигъмәт бирер. Аллаһ муллык иясе вә барысын да белеп торучы!" (Бәкара сүрәсе, 261нче аят)
Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһ Тәгалә ятимнәр, фәкыйрьләр, гарипләр, ярдәмгә мохтаҗ булган барлык кешегә карата игътибар күрсәтергә, кайгыртырга чакыра. Шуңа да Диния нәзарәте "Зәкят" фонды белән берлектә "Сөючеләр фида кыла" дигән хәйрия акциясе игълан итте. Акциянең геройлары - Павел Воробьев һәм Тимур Фазлыев. Әлеге акция кысаларында әлеге авыру балаларны дәвалау өчен кирәкле сумма җыю дәвам итә. Аллаһ Тәгалә изге күңелле йөрәкләрнең тырышлыкларын кабуллардан әйләсен иде!
Исегезгә төшерәбез, Тимурга Фазлыевка 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.
Хәзерге вакытта Тимурга кыйбатлы тренажер кирәк: йөрүне имитацияләгән Имитрон" дигән әлеге аппарат 135 мең тора. Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була.
Икенче герой - Павел Воробьев. Ул шулай ук авыр формадагы ДЦПдан интегә.
Табиблар "Паша беркайчанда утырмаячак, ул сукырайды һәм 5-6 айдан үләчәк" дисәләр дә, аңа уңышлы гына берничә операция ясала. Беренче адым" үзәгендә дәвалану өчен 60 мең кирәк. Әлегә 20 мең 318 сум бар. Ярдәм итү өчен Сбербанк картасына 639002629014626229 (Карта Альметова И.М.) яисә САДАКА сүзе белән 7715 (50 сум) номерына смс-хәбәр юллап акча күчереп була. Сбербанкның терминалы аша да күчерергә мөмкин.
Ярдәм итүнең башка юлларын 8-987-225-33-22 номеры аша белешә аласыз.