Татарстан мөфтие Ташкентта

24 июль 2017 ел 13:50
Татарстан мөфтие Ташкентта

Бүген Россия мөселман дин әһелләреннән торган делегация эшлекле сәфәр белән Ташкент шәһәрендә. Делегация составына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Рәфыйк Мөхәмәтшин, шулай ук Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие, «Русия мөселманнарының рухи җыены» җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ислам бизнесы буенча халыкара ассоциация президенты Марат Кабаев керде.

Самолеттан төшүгә кунакларны Үзбәкстан Республикасында РФ вәкиллеге вәкилләре һәм җирле мөфтият җитәкчелеге каршы алды. Эшлекле сәфәр кысаларында Россия кунаклары Үзбәкстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Усмонхон Алимов, Үзбәкстан Республикасы Министралар Кабинеты каршындагы дини эшләр буенча комитет рәисе Артурбек Юсупов һәм РФның Үзбәкстан Республикасында вәкаләтле вәкиле Владимир Тюрденев белән очрашачак, Ташкент ислам университеты белән танышачак.

Монардан тыш, дин әһелләре Ташкент, Бохара һәм Самарканд шәһәрләрендәге истәлекле урыннар белән танышачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы