Бүген ТР Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә багышланган быелгы беренче утырышы үткәрелде. Утырышта 2017 елга эш планы тикшерелде. Шулай ук Татарстан халыклары корылтаена, “Милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлауның заманча гуманитар тәҗрибәсе” дип аталган Россиякүләм гамәли-фәнни конференциягә әзерлек турында сөйләштеләр.
Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.