Мәүлид аеның 14 нче көнендә (6 сентябрьдә) Әлки районының Базарлы Матак авылында капиталь төзекләндерүдән соң «Актай» мәчетен ачу тантанасы узды.
Чара Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ агымдагы һиҗри 1447 елда 1500 еллыгы кысаларында узды.
Мәчет ачылу уңаеннан, авылга мөхтәрәм кунаклар җыелды, алар арасында Мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы ииам-мөхтәсибе Ирек Сәләхиев, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде.
Равил хәзрәт, Мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләп, рәхмәт хатлары тапшырды һәм вәгазь сөйләде. Мәчет "фин йорты" дип аталган төзелеш материалыннан 1993 елда төзелгән, ир-атлар өчен намаз залының мәйданы 86 квадрат метр тәшкил итә.
Капиталь төзекләндерү вакытында эчтән диварлар тышланган, идәннәр җылытылган, җылы идән урнаштыру, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә корылган, барлык сантехника һәм җиһазларны алыштырылган һ.б. эшләр башкарылган. Төзекләндерү эшләрендә Илназ Борһанов гаиләсе зур ярдәм күрсәткән.
Мәчет янында Мәгърифәтчелек үзәге эшли, анда ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар уза.
Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре анда өйлә намазы укыды. Аннан район мәдәният йортында Мәүлид ән-Нәби узды.
«Актай» мәчетенең имам булып Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Алмаз хәзрәт Габдрахманов эшли.
Бүгенге көндә Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.