Дини мәрәсимнәрне үткәрү буенча имтихан тапшырганнар
23 февраль 2017 ел 19:05
Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә дини мәрәсимнәрне үтәүче бабайлар өчен динебез нигезләрен белү дәрәҗәсен ачыклау буенча имтихан үткәрелде. Мәчет Аксакаллар шурасы рәисе Равил хаҗи Түләков белдерүенчә, аны 17 мәчет карты уңышлы тапшырган. Берничә кеше авыру сәбәпле килә алмаган. Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга мәчет исеменнән дини мәрәсимнәрне үтәргә хокук бирә торган таныклыклар бирелгән.
Соңгы яңалыклар
22 июль 2025 ел 10:11
21 июль 2025 ел 17:41
21 июль 2025 ел 15:49
21 июль 2025 ел 14:45