Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Кирилл белән очрашты. Әлеге очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан рухи үсештә һәм дини мирасны саклауда зур нәтиҗәләргә иреште. Белем бирү, мәдәният һәм социаль хезмәт өлкәсендә уртак проектлар тормышка ашырыла. “Республиканың православие берләшмәсе һәм мөселман өммәте арасында күпкырлы хезмәттәшлек бар Россия өчен үрнәк булып тора. Бу дини җитәкчеләр катнашында даими очрашулар һәм чаралар, шул исәптән “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышлары сәбәпле тормышка ашырыла. Без бар җирдә бербөтен булып чыгыш ясыйбыз”, – дип ассызыклап үтте республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов игътибар юнәлткәнчә, уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе булып изге урыннарны торгызу тора.
Патриарх Кирилл республикада мөселман һәм православие динен тотучылар арасында яхшы мөнәсәбәт булуын билгеләп үтте. “Сез Россиянең һәм элекке Советлар Союзының барлык илләре өчен үрнәк булып торасыз. Зур православие һәм мөселман берләшмәләре булган җирләрдә сезнең динара хезмәттәшлек тәҗрибәгезгә зур ихтыяҗ булуы мөмкин. Мин һәрвакытта сезнең республикагызга бик яхшы күңел халәте белән киләм. Сезгә, Татарстан Хөкүмәтенә һәм сезнең исемнән ислам руханиларына рәхмәтемне белдерәм”, – диде Рус православие чиркәве башлыгы.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.