Чүпрәле мөхтәсибәтендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башланды

22 июль 2025 ел 10:11
Чүпрәле мөхтәсибәтендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башланды

Яңа Чүпрәле авылы “Минзаһит” мәчете каршында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башланды. Ул 21нче июль көнне ачылды һәм 30нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк. Көн саен иртәнге сигездән алып көндезге өчкә кадәр дин сабагы алырга 15 яшькә кадәрге 70тән артык бала йөри. Көн тәртибенә өстәл янында үз-үзеңне тоту әдәпләре, тәһарәт алу тәртипләре, ислам нигезләре, намаз һәм Коръән укырга өйрәнү кергән. Моннан тыш, уеннар, бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары һәм экскурсияләр каралган.

Әлеге курсларның төп максаты – балаларны ислам нигезләре, әдәп-әхлак һәм рухи кыйммәтләр белән таныштыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.

Курслар дәвамында алар дини яктан гына түгел, гомумән бар яктан үсәргә, камилләшергә омтылачак. Дин сабагын кызларга Энҗия Шәрәфетдинова һәм Наимә Ханбикова, ә малайларга Айрат Сәлахов бирә. Алар гаилә кыйммәтләре, балаларның әти-әни каршындагы вазифалары һ.б. турында сөйли.

Фотосурәтләр: Чүпрәле мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы