Мөфти Равил Әхмәтшин белән очрашты

21 февраль 2017 ел 13:34
Мөфти Равил Әхмәтшин белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Әлеге сәфәре кысаларында ул Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды.

Биредә ул Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашты.

Сөйләшү бүгенге дини вәзгыять турында барды. Татарстан мөфтие диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды. Быел нәзарәт тарафыннан Баруди елы дип игълан ителүен, шушы көннәрдә Казанда олуг галимебезгә багышланган халыкара конференция узуы һәм анда катнашкан дин галимнәре хакында сөйләде. Шулай ук очрашуда апрель аенда узачак Корылтай һәм Болгар ислам академиясен ачуга әзерлек эшләре алып барылуы турында фикерләштеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы