Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Әлеге сәфәре кысаларында ул Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды.
Биредә ул Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашты.
Сөйләшү бүгенге дини вәзгыять турында барды. Татарстан мөфтие диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды. Быел нәзарәт тарафыннан Баруди елы дип игълан ителүен, шушы көннәрдә Казанда олуг галимебезгә багышланган халыкара конференция узуы һәм анда катнашкан дин галимнәре хакында сөйләде. Шулай ук очрашуда апрель аенда узачак Корылтай һәм Болгар ислам академиясен ачуга әзерлек эшләре алып барылуы турында фикерләштеләр.