Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты - Дубайда PLME 2025 күргәзмәсендә

18 сентябрь 2025 ел 16:53
Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты - Дубайда PLME 2025 күргәзмәсендә

Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников үзе җитәкләгән комитетны Private Label & Licensing Middle East 2025 күргәзмәсендә тәкъдим итте. Күргәзмә 15-17 сентябрьдә Дубайда дәрәҗәле  Dubai World Trade Centre үзәгендә узды. 

Чарада ул Татарстанның хәләл сертификацияләү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу күргәзмә шәхси сәүдә маркаларында, брендларны лицензияләүдә һәм контракт нигезендә җитештерүдә махсуслашкан җитештерүчеләр, дистрибьюторлар һәм ритейлерлар өчен мөһим мәйданчык булып тора.

 

Әлеге күргәзмәдә катнашу Татарстан Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты буенча комитетының хәләл стандартлаштыру өлкәсендә халыкара партнер буларак абруен ныгыта.

 

Аббяс хәзрәт Шляпошников Берләшкән гарәп әмирлекләре белән хезмәттәшлекнең югары потенциалын билгеләп үтте, анда хәләл индустрия тотрыклылык һәм этик җитештерү трендлары белән бәйләнә. Ә шәех Әхмәт бин Саид Әл Мәктум тарафыннан ачылган күргәзмә Дубайның глобаль сәүдә үзәге булуын күрсәтә һәм глобаль базарга чыгу өчен күпер булып тора.

 

Фотосурәт:  Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы