Бүген, Шәгъбан аеның 22 нче көнендә (10 февраль), Диния нәзарәтендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат очрашуы узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, КАзан казые, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков, Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм мөфтиятнең Социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады.
Алар голамәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итте һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләде. Сезгә матбугат очрашуында яңгыраган мөһим мәгълүматны җиткерәбез.














