Фикһ буенча Татарстандагы иң яхшы белгеч Рамазан һәм ураза турындагы сорауларга җавап бирәчәк

04 февраль 2026 ел 11:18
Фикһ буенча Татарстандагы иң яхшы белгеч Рамазан һәм ураза турындагы сорауларга җавап бирәчәк

15нче февраль көнне башкалабызның “Гадел” мәчетендә “Рамазанга әзерлек: ураза буенча төп сораулар” дип исемләнгән семинар узачак. Очрашуда Татарстан Мөфтие киңәшчесе, Евразия Ислам советында фәтвалар буенча рәис урынбасары, шәригать фәннәре докторы, фикһ буенча Татарстандагы иң яхшы белгеч Рөстәм хәзрәт Нургалиев чыгыш ясаячак.

Лекция барышында ул уразаның асылы һәм аның рухи әһәмияте турында сөйләячәк, уразаның кемнәргә фарыз булуы, кайсы очракларда ураза тотмау рөхсәт ителүе (мәсәлән, авырган вакытта, йөкле булганда, сәфәрдә вакытта һ.б.) турында аңлатачак. Ул шулай ук Рамазан аенда тотылмый калган уразаны каза кылу тәртибенә тукталачак, уразага ният кылу, сәхәр ашау һәм авыз ачу тәртипләре белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.

Моннан тыш, Рөстәм хәзрәт ураза тотканда иң киң таралган хаталарга аңлатмалар биреп, киңәшләрен җиткерәчәк, әлеге изге айда мөмкин булганча күбрәк әҗер-савапларга ирешү юллары хакында сөйләячәк.

Очрашуга теләгән һәр кеше чакырыла!

Үзегез килегез һәм якыннарыгызны алып килегез – рәхмәт аена бергәләп әзерләник!

Очрашудан соң кофе-брейк һәм җанлы аралашу булачак.

Семинар ВК төркемендә туры эфирда күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы