Урыссуда “Халисә” VII Россиякүләм Коръән бәйгесе узачак

03 февраль 2026 ел 15:30
Урыссуда “Халисә” VII Россиякүләм Коръән бәйгесе узачак

1-2нче майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” VII Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Ютазы муниципаль районы, мөселман хәйриячеләре ярдәме белән оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 1нче майда – “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 2нче майда – Урыссу Мәдәният йортында төп тур.

Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

2. Коръәннең 10 (21-30) җүзен яттан белү (15тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2026нчы елның 15нче апреленә кадәр кабул ителә. Анкетаны һәм паспортның күчермәсен түбәндәге телефон номеры буенча җибәрергә кирәк: +79061216281.

Барлык сораулар буенча +79274826912 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Гайшә ханым).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы