Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның 17нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Әлеге курслар зур датага – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгына багышлап уздырыла. Укулар 2026нчы елның 21нче мартында башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 7 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды!
Беренче кереш дәрес 2026нчы елның 21нче мартында Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, хәләл һәм хәрам буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 09.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
Соңгы дәрес – 2нче майда – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Уналты сезон дәвамында әлеге курсларда 1750гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.




