Мөбарәк Рамазан ае алдыннан, шәгъбан аеның 6 нчы көнендә (25 гыйнварда) Казанның «Әбугалисина» мәчетендә 14 яшькә кадәрле ир балалар һәм кыз балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә 40 бала катнашты.
Чара Мөхәммәд пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгы кысаларында оештырылды.
Балалар ярты җүзне белү, мүсхәфтән уку уку һәм “Минем яраткан сүрәм" номинацияләрендә ярышты. Конкурс балаларга яшьтән рухи тәрбия һәм белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады.
Жюрида Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре эшләде.
Җиңүчеләр акчалата һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Фотосурәтләр: «Әбугалисина» мәчете.








