Мөфти Казандагы яңа СИЗО бинасын карауда катнашты

05 декабрь 2025 ел 14:05
Мөфти Казандагы яңа СИЗО бинасын карауда катнашты

Казанда яңа тикшерү изоляторы ачылды. Объектта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия юстиция министры Константин Чуйченко, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.

Яңа тикшерү изоляторы бинасы 2022 елда төзелә башлаган. Объект 1 мең кешегә исәпләнгән. Төзелеш мәйданы якынча 22 мең кв. метр тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов әлеге биналар комплексын файдалануга тапшыру Казанда тикшерү изоляторларының артык тулганлык проблемасын тулысынча хәл итүен ассызыклап үтте.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, тикшерү изоляторы заманча төзелеш материалларын һәм яңа технологияләрне кулланып, махсус контингентны (җәзага тартылганнарны) саклау һәм урнаштыру өчен кыска вакыт эчендә төзелгән.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары кулланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы