Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы тәмамланды

27 ноябрь 2025 ел 10:56
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы тәмамланды

Җөмәдәл-ахыр аеның 6 нчы көнендә (26 ноябрь), Казанда яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм иткән «Яшь кияү» курсының икенчесе тәмамланды. Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган курслар бу юлы  50 яшь егетне җәлеп итте.

Чыгарылыш кичәсендә бәхетле гаилә серләре белән Лилия ханым һәм Элдар хәзрәт Җиһаншиннар гаиләсе уртаклашты: алар дөнья тормышында, гаиләдә, бизнеста һәм Аллаһ юлында гыйбадәттә максатчанлык куеп яши, икесен дә тигез итеп алып бара.

Кичә программасында күңел өчен барысы да бар иде: ихлас догалар һәм курсларны оештыру өчен тырышлык куючы һәркемгә рәхмәт сүзләре; оештыручылардан һәм “Яшь килен” проектында катнашучылардан истәлеккә бүләкләр. Алар тормышның шушы мөһим бер чоры турында искә төшереп торачак.

«Яшь кияү» проекты белем бирү белән генә бәйле түгел. Ул иманның ныклыгына юл салучы да, яңа үрләр яуларга этәрүче дә, дин кардәшләребезгә теләктәшлек итү дә, вакытны файдалы һәм бәрәкәтле итеп үткәрү дә.

Игътибар! Оештыручылар киләсе "Яшь кияү" курсларына язылырга чакыра. 

Белешмә.

Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Яшьләр дәресләрдә никах турында белем туплады, хәләл җефетен дөрес сайларга, аны эш-гамәле белән кызыксындырырга, гаилә тормышында хикмәт белән карарлар кабул итәргә һәм гаиләне хәләл юл белән тәэмин итәргә өйрәнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы