Мөфти Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясендә булды

07 ноябрь 2025 ел 13:30
Мөфти Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясендә булды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 16 нчы көнендә (7 ноябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы 19 нчы төзәтү колониясендә булды. Ул Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары полковник Элдар Аллахвердиев һәм колония җитәкчесе – эчке хезмәт полковнигы Ромео Нуруллов белән очрашты. Шулай ук очрашуда Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшне оештыру буенча җитәкче ярдәмчесе Альберт Шәмсунов һәм башкалар бар иде. Алар шулай ук колониядәге җитештерү барышы белән дә танышты.

Татарстан Мөфтие, 19 нчы колониядә булганда, “Ихлас” мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Әлеге мәчет биредә 2007 елдан бирле эшли. Камил хәзрәт иректән мәхрүм итү урыннарында намазны берләштереп уку, хәләл туклану белән бәйле булган сорауларга җавап бирде. Мөфти хәзрәт аларны Хәнәфи мәзһәбе буенча гыйбадәт кылырга чакырды: ураза тоту, намаз уку буенча мәсьәләләрне тәфсилләп аңлатты.

Бу мәчеткә даими рәвештә 40 лап кеше йөри, җомгалар укыла, ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр үткәрелә. Рамазанда 60 кеше, ураза тотып, тәравих намазлары укый.  Ураза гаете һәм Корбан гаетләренә 40-50 кеше җыела.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Мөфтият Корбан бәйрәме уңаеннан азык-төлек белән тәэмин итә, Рамазан аенда гуманитар ярдәм китерү эше дә җайга салынган.

Фотосурәтләр: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы